«Теге сөйрәлчеге белән чуала башлагач, кызының күзенә күренергә дә ояла…»

-- Лейла

Зөһрә белән Алим, аерылышырга карар кылгач, ду килешеп, соңгы калак-чәшкегә хәтле мал бүлештеләр. Дөресрәге, Зөһрәнең яшь хатынга китәсе иреннән шул мал бүлешү аша булса да үч аласы килә иде. Егерме бер ел бергә тапкан дөнья малы, бүлә башлагач, артык күп түгел икән шул. Өч бүлмәле иркен фатирлары хатын белән кызына калса, яңа мунчалы бакчалары ир өлешенә тиде. Машиналарын да Зөһрә үзенә алмакчы иде, ире аңа “күрәсеңме?” дип, биш бармагын бөгәрләп күрсәткәч, хатын Алимны йорт җиһазларын бүлешмәскә күндерде. Ире өйдә юк чакта аның әйберләрен барлап йөргән Зөһрә шкаф башындагы иске чемоданнан ике әлүмин чәй калагы табып алды. Бер калакның сабында нидер белән чокыпмы-сызыпмы, Алим роза чәчәге төшереп, “Зөһрә” исеме язган. Икенче калакта йөрәк сүрәте янында “Алим” исеме тырнаган. Тукта, тукта… Бу бит алар өйләнешеп бергә яши башлагач алган беренче әйберләре бит… Яшь гайләгә Алимның эшеннән тулай торактан бәләкәй генә бүлмә биргәч, шунда күчкәннең беренче көнендә үк алар, сөенә-сөенә кибеткә кереп, пардан ике чәшке, ике калак алып чыктылар. Табак-савыт шалтырамый тормагангамы, чәшкеләр сакланмаган. Ә калаклар менә алар…

“Зөһрә-Алим…” Күп еллар үткәч аерылырбыз дип башларына да китермәгәннәр иде шул …Зөһрәнең эрегән туңдырма яратканын белгән Алим, хезмәт хакын алган көнне кибеткә кереп, икенче получкага җитәрлек итеп, бер сумка туңдырма сатып ала да, суыткычка тутыра. Яшь хатыны эштән кайтуга туңдырманы алдан эретеп куя да, аннан кулындагы калак белән Зөһрәнең иреннәрен ачтырып каптыра. “Мә, Зөһрә йолдызым, ач әле тәти авызыңны. Менә сиңа мәм-мәм”, — дип, бәләкәй баланы сыйлагандай сыйлый. Авыз читендә калган сөт тамчыларын үбеп ала… Зөһрә үзе дә сизмәстән, биек, зур суыткычтан туңдырма үрелеп алды. Калагы белән чокып караса да, ул Зөһрәгә тәмле күренмәде. Хатын алдындагы туңдырманы этеп куйды. Алим каптырганда нинди тәмле иде… Егерме ел егерме көн түгел шул… Әнә күпме хәтирәләр кузгалды күңелдә… Кызлары Лиана тугач, Алим, тулай торакның җиденче кат тәрәзәсен ачып, бар дөньяга кычкырып хәбәр итте: “

Кешеләр!!! Ишетәсезме!!! Минем кызым туды!!!” Ә хәзер, теге сөйрәлчеге белән чуала башлагач, кызының күзенә күренергә дә ояла… Лиана юк чакта гына кирәк-ярак әйберен алып чыгып китә. Кире кайтырга да теләгән иде. Ирлек горурлыгын җиңеп, гафу дә үтенде… Тик Зөһрә иренең хыянәтен кичерә алмады. Егерме елдан соң шулай йөрсен әле өстеңнән! Уйларына баткан Зөһрә кызы Лиана кайтуын да ишетмәде. Кызы әтисенең җыелган киемнәренә ишарәләгәч кенә аңына килде: “Һаман әйбер бүлешеп бетә алмыйсыз!”. Әнисе көрсенеп кенә куйды да, бергә утырып ашаган булдылар. Тик Зөһрәнең тамагына аш үтмәде бүген… Тиздән Алим әйберләрен алырга килергә тиеш. Уралган, чуалган булса да, арадагы җепләрне шартлатып бер тында өзү җиңел түгел икән шул… Хатын тагын ике калакны учларына алды… Бу калаклар белән татлыны гына каптырмады шул аңа Алим. Авыз читләрен ерта-ерта, каната-каната хыянәт ачысын да каптырды…

Кайда сез, бәхетле чаклар? Кая булдың син, китмәс күренгән мәхәббәт?! Үзенә калса, ул бит әле дә ярата ирен… Тик үз-үзе алдында танырга гына теләми ул моны. Иренең хыянәте аша кыерсытылган горурлыгы басып килә әллә кайда, күңел түренә яшергән хисләрен… Кара, бу калаклар күпме вакыйгага шаһит икән! Истәлекләргә бирелгән Зөһрә үзалдына гаҗәпләнеп куйды. Кечкенә кызлары Лиана ботка ашыйсы килмәсә, алар икесе ике яклап: “Менә әтидән бер кашык! Менә әнидән бер кашык!”, — дип исемле калаклар белән кызларына чиратлап каптыралар иде… Әллә шул уенга бирелеп, Лиана ботканы ялт итеп ашый да бетерә! Шуңа Алим бу калакларны “тылсымлы калаклар” дип атап йөртте… Зөһрәнең тирән уйларын бүлеп, ишек шакыдылар. Үз ачкычы кесәдә булса да, ишекне үзе ачарга кыймаган әтисенә Лиана йөгереп барып ачты.

Алим кызын кочаклап үпте дә, йокы бүлмәсенә үтте. Анда бераз таптанып торгач, ваннага кереп чыкты. Аның барлык хәрәкәтен дә умырткасының һәр күзәнәге белән тоеп торган Зөһрә, ире кухня ишегендә күренгәч, аңа күтәрелеп карамады, алдындагы исемле калакларга төбәлгән килеш өстәл артында утыра бирде. Алим, ишек уемына басып, бераз хатынына сүзсез генә текәлеп карап торды да, тагын берничә тапкыр зал белән ваннаны урады. “… Бар инде, тизрәк кит! Ник җанымны каһәрлисең?..”, — кычкырасы килде Зөһрәнең. Бер яктан бу киеренке халәткә нокта куярга теләсә, икенче яктан Алимның гомерлеккә китәсенә ышанасы килми иде әле… Алим да никтер чыгып китәргә ашыкмады. Алып китәр әйберләре әзер булса да, ул аларга кагылмады. Бер сәбәпсез берничә кат кызы янына кереп чыкты. “Тизрәк чыгып чит!..Тизрәк!.. Тизрәк!.. Тукта!.. Тукта!.. Китмә!..” Зөһрә үз-үзен аңламады. Судлашып йөрүе дә болай кыен булмаган иде ире белән… Әллә ничек, шушы соңгы минут турында уйламаган иде ул элек…

Ишектә Лиана күренде. Соңгы арада тиешеннән артык җитдиләнеп киткән, үз эченә ябыла башлаган кызының моңсулану сәбәбен яхшы аңлый иде әнисе. Ярата шул ул әтисен. Кайчак Зөһрәгә кызы әтисен әнисенә караганда да ныграк ярата кебек. Лиана урындыкта утырган әнисен арттан кочаклап алды да: ”Әни, әйдә әтине гафу итик, ә? Әни?”, — дип, Зөһрәгә сыенды. Бәгырен берсеннән-берсе каршылыклы уйлар телгән хатын эндәшмәде. Аның үзенең дә кызын әтисеннән яздырасы килми иде. Ләкин… ничек кичерергә? Ничек онытырга? Мөмкинме соң? “Әни дим?..” Кызы белән күзгә-күз карашып торганда, кухняга Алим керде. Бер тын хатынына өнсез карап торды да, Зөһрә алдында яткан ике исемле калакны учларына алып, беренче күргәндәй, озак-озак текәлеп торды. Тәүге күргәндәй калакларга кайчандыр үзе казак белән сызган исемнәргә төбәлеп торды. “Алим – Зөһрә”… Авыр-авыр итеп көрсенде дә, калакларны күкрәк кесәсенә салды. Зөһрәнең тавышы тынлыкта карар булып яңгырады: ”Куй урынына!”. Икесенә дә шушы ике калак ничек кадерле икәнлеген сүзсез генә аңлаттылар алар… Лиана әтисенең төялгән әйберләрен тиз-тиз генә бушаткан арада Алим, кесәсеннән “тылсымлы” калакларны чыгарып, кыяр-кыймас кына хатыны алдында торган туңдырмага үрелде…

Чыганак: Казан Утлары

Бәйле