ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе киләсе атнада Татарстанда һава торышы турында сөйләде.
Синоптикларның фаразлары буенча, дүшәмбе, 24 августта, алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда-томан. Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатышка таба күчүче талгын. Төнлә һаваның минималь температурасы 7-12 градус тәшкил итәчәк, көндез 21-26 градуска кадәр җылытачак.
Сишәмбе, 25 августта, шулай ук алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан. Төнлә һаваның минималь температурасы 9дан 14 градуска кадәр, көндез максималь һава температурасы 21-26 градус булачак.
Чәршәмбе, 26 августта, урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан. Төнлә, алдан фаразлаулар буенча, һава температурасы 9-14 градус булачак, көндез һава 23-28 градуска кадәр җылыначак.
Чыганак: "БИЗНЕС Online".