Уфада коточкыч фаҗига: балалар уен вакытында 8 яшьлек кызны үтерәләр

-- Лейла

Уфада  яшәүчеләрне тетрәндергеч очрак булды. Анда балалар уен вакытында 8 яшьлек кызны үтерәләр, ә аннан соң мәетне урманга алып китеп, елгада яшерәләр. Салкын канлы җинаятьтә шикләнеп, 12 яшьлек яшүсмер тоткарланган.

Барысы да 22 августта башлана – Уфа полициягә кызы югалу турында гариза белән мөрәҗәгать итәлщр. Берничә сәгатьтән соң аның гәүдәсе елгада табыла. Моннан тыш, кыз тулысынча киемсез булган, дип яза «Комсомольская правда».

Кызның гәүдәсе табылганнан соң, 12 яшьлек яшүсмер гаебен таный. Аның сүзләренә караганда, ул очраклы рәвештә аңа йокы артериясенә баскан. Аның үле булуын аңлагач, 12 яшьлек дусты белән кызның гәүдәсен елгага ташлый.

Кызда синяклар һәм башка җәрәхәтләр булмаган. Шикләнелүче малай белән тикшерү эшләре алып барыла.

Чыганак: kazanfirst.ru

Бәйле