Татарстанлыларга киләсе атна башында нинди һава торышы вәгъдә итәләр?

-- Лейла

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе киләсе атнада Татарстанда һава торышы турында сөйләде.

Синоптикларның фаразлары буенча, дүшәмбе, 24 августта, алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда-томан. Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатышка таба күчүче талгын. Төнлә һаваның минималь температурасы 7-12 градус тәшкил итәчәк, көндез 21-26 градуска кадәр җылытачак.

Сишәмбе, 25 августта, шулай ук алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан. Төнлә һаваның минималь температурасы 9дан 14 градуска кадәр, көндез максималь һава температурасы 21-26 градус булачак.

Чәршәмбе, 26 августта, урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан. Төнлә, алдан фаразлаулар буенча, һава температурасы 9-14 градус булачак, көндез һава  23-28 градуска кадәр җылыначак.

Чыганак: "БИЗНЕС Online". 

Бәйле