Бөгелмәдә бер ир-ат зиратка дип китә. Бер тәүлек эзлиләр һәм …

//Татар Тудей// Татар Бүген//

Бөгелмә районында яшәүче бер ир-ат зиратка китә һәм югала. Коткаручылар, полицейскийлар, эт белән кинолог һәм җирле халык массакүләм эзләү оештыралар.

Бөгелмә районының Иркен авылында яшәүче 45 яшьлек ир-ат – 2нче төркем инвалид, 19 август көнне иртәнге 5тә авыл зираты ягына таба өйдән чыгып китә һәм югала. Борчылган туганнары үзләре эзләп карыйлар, әмма ирне таба алмыйлар. Һәм алар 112 бердәм коткару номерына шылтыраталар.

Ир-атның хәле, бәлки, начарланып киткәндер, дип хәбәр итәләр. Аның үзе белән телефоны булмый һәм ул үзе турында хәбәр бирә алмый. Коткаручылар һәм полиция хезмәткәрләре көче белән эзләү оештырылган. Анда эт белән кинолог та җәлеп ителгән. 20 августта 16.13 сәгатьтә югалган ир кырда табыла. Ул хәлсезләнгән һәм үзен начар хис итә. Аны үзәк район хастаханәсенә озаталар, дип хәбәр итә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.

 

 

Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы

Бәйле