Чаллыда 220 урынлык «Шаян» балалар бакчасы ачылды [фото]

//Татар Тудей// Татар Бүген//

Шаянның нәни дуслары «ШАЯН» дип исемләнгән балалар бакчасына йөри алачак. Бүген Чаллы шәһәрендә шул исемдәге бакча үз ишекләрен ачты.

 

Чаллыда яңа «Шаян» балалар бакчасы ачылу тантанасы

 

220 урынга исәпләнгән балалар бакчасында сабыйларның интеллектуаль һәм шәхси үсеше, сәламәтлекләрен ныгыту һәм саклау өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Унике төркемнең алтысы – ясле яшендәгеләр төркеме. Шулай ук логопед төркеме дә бар.

 

«Шаян» балалар бакчасы ачылу тантанасы

 

Балаларны тәрбияләү өчен монда барлык шартлар тудырылган: йокы бүлмәләре белән төркемнәр өчен бүлмә, музыка һәм спорт заллары, медицина блогы, азык-төлек блогы, юу бүлмәсе, яшелчәләр саклау урыны.

Әти-әниләр, балалар өчен бик шатлыклы көн булды бүген. Тантаналы чарада «ШАЯН ТВ» каналының төп герое Шаян да балалар белән күңел ачты, истәлеккә фотога төште.

 

Чыганак: Шаян ТВ сайты

Бәйле