Гаиләсен чабып үтергән иргә нинди хөкем карары чыгарылганы билгеле

-- Лейла

Түбән Новгород өлкәсенең Выкса районындагы бер бистәдә 2019 елның 21 июнендә коточкыч фаҗига булган иде.

38 яшьлек ир 41 яшьлек элеккеге хатынын, аның 68 һәм 70 яшьлек әти-әнисен балта белән чабып үтергән.

Ул үги улын да үтерергә ниятли, тик таба гына алмый. Хәзер суд карары нигезендә ир гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән.

Ир белән хатын арасында чыккан низагның сәбәбе — хатынның аерылышу турындагы сүзе була. Ярсыган ир үги улы белән дә сугышырга өлгерә. Моңа чик кую өчен хатынының әтисе белән әнисе аны куып чыгарган.

Төн уртасында ир өйгә кайтып, туганнарын чабып чыга һәм кача.

Тик аның эзенә бик тиз төшәләр.

Чыганак:  Ватаным Татарстан

Бәйле