«-Мин картлар йортында яшим. Шуннан китерделәр…» [дәвамы бар]

-- Лейла

Кәккүүк, кәккүүк…. Берәү, икәү, өчәү, дүртәү… Кәккүүк, кәккүүк… Сана кәккүк, сана, туктама.  Матур гына итеп төш күрә-күрә йоклап яткан Зәлия, палатада ыгы- зыгы башлануга уянып китте. Шәфкать туташлары башта буш караватны дөбер- шатыр борып куйдылар, аннары каталка белән бер авыруны алып керделәр. Каталканы, карават янына терәп үк куйгач, икәүләшеп көч- хәл белән җаны гына чыкмаган гәүдәне караватка тәгәрәттеләр. Кая инде тәгәрәтсеннәр, карават җәймәсе белән тарта- суза күчерделәр. Аннары йөгереп кенә система кую таягын, караваты астына  «үрдәк» тә китереп куйдылар. Бетте икән бүгенге төн, йоклап булмаячак, дип, бераз караватында әйләнгәләп- тулгангалап ятты да, коридорга чыгып телефонын кабызды. Шәфкать туташы да Зәлияне генә көткән, диярсең, сез системаны караштыргалагыз инде дип, бүлекнең икенче башына йөгерде. Авыр хәлдә булгач, туганнары сакласын иде, дип уйлап куйды эченнән генә. Йокы туймаганлыктан чәй чәйнүге хәтле булып ачылган авызын куллары белән каплап, палатага үз караватына кереп утырды. Ачуым бер килмәгәе, анысы утыру түгел, ялгыш кагылсаң да әллә нинди тавышлар чыгарып шыгырдый, чыелдый башлый. Инде сак кына утырыйм дисәң, юк бит, авыл мастерскоендагы иске трактор кебек шатор- шотыр килә. Түр караватта ятучы очлы борынлы, бөдрә чәчле әбиең кычкырып җибәрмәсенме!

-Вы мне дадите поспать в конце до концов! У меня давление. Я больная, дип кычкырды да, җавап бирүче булмагач, урынына ятып минут эчендә тагын рәхәтләнеп гырлый-гырлый йоклап та китте. Аңа рәхәт, система каравыллап, үрдәк куярга көтеп утырасы юк. Ник кенә мин дә йоклаганга сабышып ятмадым икән,дип, уйлап куйды Зәлия дә. Хәер, барыбер йокламыйм бит инде, утыр әйдә, тыныч кына, дип үзен тынычландырган булды. Дарулар салынып бетеп, туташлар ишекне ябып чыгып киткәннән соң да йокы кермәде әле күзенә. Аның каравы күңелдә әллә кайчан булган хәтирәләр дулкыны күтәрелде.

Сәгать иртәнге алты тулуга, шәфкать туташы кереп дару сәдәфләре өләшеп чыкты, ул арада палатадаш дуслар да күзләрен ачып, якты көнгә сәлам бирде. Иртәнге анализларны  тапшырып кайтканнан соң, төн буе тын алганы да сизелмәгән, кул-аягын кымшатып та карамаган яңа авыруны исәнме икән ул, дип, Зәлия яныңа барып басты. Исән икән, күзләрен ачмый гына бик нык авырлык белән, мөмкин булса, бер йотым су гына бирегезче, дип үтенде.

-Сезгә операция ясамадылармы? Операция ясасалар, су эчәргә ярамый бит.

-Юк, миңа операция булмады. Суу, дип ялварды.

-Эчмәгез, авызыгызны гына чайкагыз, дип стакан төбенә генә су агызды.

-Хәлегез бик авыр, ахрысы. Балаларыгызга, я туганнарыгызга сезнең янда кунарга рөхсәт биргән булырлар иде. Врачлардан сорыйсыгыз калган. Хәер, тиздән передачалар ташый башлыйлар, сезнекеләр дә килеп җитәрләр.

Әби  дәшмәде, авыр сулап, күзләрен йомган көе ята бирде.

Иртәнге смена алышынуга палатага бер төркем врачлар кереп тулды. Кулларына тоткан папкага күрсәтә- күрсәтә, кеше аңламый торган  сүзләр кыстырып, әбине боргалап та, суккалап та карадылар. Күлмәген күтәргәч, кырый күзе белән генә карап та хәйраннар калдым яшь хатын аңа. Шыр сөякне тире белән тарттырып кына куйган кебек. Берәр җире ялгыш ертылып китсә, бетте, тарала дә китә әбиең. Операция дигән сүз чыккач та колакларын шомарткан иде дә, аңлый гынана алмады. Диета дигәне яхшы аңлашылды. Әһә, диета тотмаган икән әбиең. Калган авыруларга врачлар күз йөртеп кенә алдылар да, яхшы, дәваланыгыз, дип чыгып та киттеләр. Башка көннәрдә алар чыгып китүгә, карават өстенә сикереп диярлек менеп утырып һәрберенең чирен уртага салып, баштанаяк үзләре анализлап, врачларның хаталарын тикшереп мәш килгән авырулар да бүген авызларына су капкан диярсең. Караватка аякларны йога яратучылар кебек бөкләп менеп утырсалар да, сүзнең оеткысы сыек булды.

Иртәнге ашларны ашап, процедураларны кабул итеп, Берлинны алган кебек кәнәгать кыяфәт белән палатага кайтып керсәләр, әбигә ашарга алып кермәгәннәрен күреп аптыраштылар. Шәфкать туташы гына сорауга, аңа әлегә ашарга ярамый дигәч, тынычланып калдылар. Барысына да операция алдыннан һәм ул узганнан соң ач торырга туры килгәнлектән, әбине кызганып куйдылар  куюын. Бераздан әби тагын бер генә йотым дип су сорады. Җәен туры китереп Зәлия әбигә сорап бирде.

-Әби, нишләп туганнарыгыз килмәде? Әллә сезнең больницада икәнне белмиләрме?

Әби бик озак дәшмәде. Ниһаять, иреннәрен кыймылдатыр- кыймылдатмас кына итеп, беркемем дә юк минем, диде.

-Берүзегез яшисезмени?! Хәлегез бик авыр бит. Әллә кайчан ятарга кирәк булган сезгә.

Әйе, дигән кебек, әби баш какты.

-Мин картлар йортында яшим. Шуннан китерделәр.

Бүлмәдәгеләр авызларын ачып катып калды. Картлар йортларында яшәүчеләрне телевизорлардан еш күрсәтәләр. Әби- бабайлар бик риза булып яшәп яталар анда. Чигү чигәләр, шашка- шахмат уйныйлар, ишек алларында аллы- гөлле чәчкәләр, зәңгәр чыршылар үсеп утыра. Чып- чын санаторий инде. Ялгыз карт- карчыкларга ни кирәк инде тагын.

Чыганак: Авыл хатыны группасыннан

 

Бәйле