Котычкыч фаҗига: туган көнендә юл һәлакәтенә очрап үлә

-- Лейла

26 август көнне Чаллы шәһәрендә котычкыч юл һәләкате булган. Авария Mercedes-Benz Actros йөк машинасы белән Volkswagen Polo автомобиленең кара-каршы бәрелешү аркасында килеп чыккан.

Volkswagen Polo машинасында барган ике ир-атның сәламәтлегенә шактый зыян килгән, машина йөртүче салонда кысылып калган. Аны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары чыгарган. Егетнең кабыргалары сынган. 42 яшьлек пассажирның баш мие селкенгән.

“Ашыгыч ярдәм” икесен дә Чаллы хастаханәсенә илткән. Әмма машина йөртүченең гомерен саклап кала алмаганнар. Аңына да килә алмыйча ул төнлә җан биргән. Фаҗига көнне егеткә 30 яшь тулган.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле