Казанда приставлар бер яшьлек кызны әнисеннән тартып алалар

-- Лейла

Казанда Суд приставлары бер яшьлек кызны ана хокукыннан мәхрүм ителгән әнисеннән тартып ала.

«Судның санитар нормаларга туры килмәгән шартларда еш кына караучысыз калган кызны тиешенчә тәрбияләмәү турындагы эш материаллары нигезендә чыгарылган карары  сәбәп була»,-дип хәбәр иттеләр Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР идарәсе матбугат хезмәтендә.

Кызның әнисенең тагын ике баласы бар. Хатын-кызны элегрәк алимент түләмәгән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгына тартканнар. Опека һәм попечительлек органнары баланы мәҗбүри рәвештә алу таләбе белән судка мөрәҗәгать иткәннәр.

Кызны опека органнарына тапшырдылар һәм карау өчен балалар хастаханәсенә илтәләр. Алга таба ул бала йортында яшәячәк.

Чыганак: "БИЗНЕС Online". 

Бәйле