Роспотребнадзор идарәсендә бала яки укытучы мәктәптә коронавирус йоктырса, нәрсә булачагын сөйләделәр

-- Лейла

Әгәр бала мәктәптә коронавирус йоктырса, бөтен сыйныф «дистанциягә» китәчәк, укытучы зарарланган очракта, бу мәсьәлә элемтә дәрәҗәсенә карап, аерым хәл ителәчәк. Бу хакта матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Әгәр авыру балада расланса, бөтен сыйныф дистанцион укыту формасына китәчәк. Әгәр укытучының очрагы ачыкланса, монда без һәр конкрет очракка карап эшләячәкбез», — диде Авдонина.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары аңлатып узганча, әгәр бу башлангыч сыйныф укытучысы икән, ул, һичшиксез, изоляцияләнәчәк, алга таба укытучыларның аның белән элемтәгә керү даирәсе билгеләнәчәк. Әгәр дә ул төрле сыйныфларда дәресләр бирә торган өлкән сыйныф укытучысы икән, бу мәсьәлә элемтә дәрәҗәсенә карап аерым хәл ителәчәк.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Бәйле