1 сентябрьдә бәйрәм линейкаларының ничек үтәсе билгеле

-- Лейла

Татарстанда 1 сентябрьдә традицион бәйрәм линейкаларын урамда үткәрү планлаштырыла. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов турыдан-туры эфир вакытында белдерде.

«Роспотребнадзор таләпләрен үтәп, сыйныфлар арасында социаль дистанцияне саклап, линейкаларны ачык һавада үткәрергә планлаштырабыз, — диде мәгариф һәм фән министры. — Бу бәйрәм беренче тапкыр мәктәпкә килүчеләр, шулай ук укуларын тәмамлаучылар өчен».

Республикада яңа уку елын штат режимында башлау күздә тотыла, дип искәртте Борһанов. «Узган уку елы катлаулы шартларда тәмамланды, без Бердәм дәүләт имтиханы  срокларын күчердек, Төп дәүләт имтиханын гамәлдән чыгардык», – диде ул.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәп һәм көллият директорларына яңа уку елын оештыру буенча рекомендацияләр җибәргәнен хәбәр иткән иде.

Чыганак: ТИ

Бәйле