КФУ синоптиклары сентябрь башында нинди һава торышы фаразлый

-- Лейла

Татарстанда сентябрьнең беренче атнасындагы һава торышы турында КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сөйләде.

Шимбә, 29 августта, һава торышы тотрыксыз булачак. Яшенле яңгыр, көчле җил көтелә. Якшәмбе көнне явым-төшем көтелми.

– Августның беренче декадасы җылы, икенче-салкын булды, һава температурасы нормадан 4-5 градуска түбән иде. Өченче ункөнлек янә җылы булып чыкты, һава температурасы нормада иде, ә явым-төшем җитәрлек булды. Нәтиҗәдә, августта уртача айлык температура 17,5 градустан югарырак иде, 60 мм явым-төшем булды. Шулай итеп, август һава температурасы буенча да, явым-төшемнәр буенча да норма чикләрендә булып чыкты, — ди Переведенцев.

Җылы һава торышы сентябрьнең беренче биш көнендә дә булырга мөмкин. Һава температурасы нормадан 4-5 градуска югарырак булыр дип көтелә.

  • Гадәттә, әбиләр чуагы сентябрьнең урталарында яки икенче яртысында көннәрдән соң килә. Бу күренеш ел саен диярлек була. Быел да әбиләр чуагын  күрербез дип өметләнәбез, – дип саный профессор.
Чыганак: кazanfirst

Бәйле