Алсу һәм Азат Фазлыевлар беренче концертларын үзенчәлекле үткәрергә җыена

-- Лейла

Ниһаять, артистларга “юл” ачылды. Җырчылар концерт сезонын башларга җыена. Эстраданың җырлы-моңлы гаиләсе Алсу һәм Азат Фазлыевлар беренче концертларын үзенчәлекле итеп үткәрергә булган.

  • Беренче концертыбызны изге эштән башларга булдык. Казан шәһәрендә янгын сүндерүче булып эшләүче 30 яшьлек Данис Фәсхетдиновка ярдәм итәргә уйладык. Концертта җыелган барлык акчалар аңа тапшырылачак. Даниста яман чир. Әле моннан бер ай элек йөгереп йөргән, башкаларга булышкан егетнең бүген үзенә ярдәм кирәк. Изге эшкә үзегездән өлеш кертергә теләсәгез, 30 сентябрьдә Казанның Габишево бистәсенә рәхим итегез, — ди Азат Фазлыев.
Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле