ТР Гидрометеорология үзәге Татарстанда киләсе атнага һава торышы фаразын бирде.
Дүшәмбе, 31 августта, синоптиклар алмашынучан болытлы һава көтелә дип фаразлый. Төнлә һәм иртән урыны белән яңгыр, кайбер районнарда томан. Көндез явым-төшемсез. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Төнлә һаваның минималь температурасы 10-15 градус, көндез 24-29 градуска кадәр җылыначак.
Сишәмбе, 1 сентябрьдә, шулай ук алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан, көндез җил көчәйгәндә 15-17 м / с кадәр.
Чәршәмбе, 2 сентябрьдә, синоптиклар фаразлавынча Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнбатыштан. Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүче талгын җил.
Чыганак: "БИЗНЕС Online".