Татарстанда киләсе атнада нинди һава торышы көтелә?

-- Лейла

ТР Гидрометеорология үзәге Татарстанда киләсе атнага һава торышы фаразын бирде.

Дүшәмбе, 31 августта, синоптиклар алмашынучан болытлы һава көтелә дип фаразлый. Төнлә һәм иртән урыны белән яңгыр, кайбер районнарда томан. Көндез явым-төшемсез. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Төнлә һаваның минималь температурасы 10-15 градус, көндез 24-29 градуска кадәр җылыначак.

Сишәмбе, 1 сентябрьдә, шулай ук алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан, көндез  җил көчәйгәндә 15-17 м / с кадәр.

Чәршәмбе, 2 сентябрьдә, синоптиклар фаразлавынча Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнбатыштан. Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүче талгын җил.

 

Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Бәйле