2 сентябрьдән дәүләт кемнәргә һәм күпме акча бирәчәге мәгълүм булды

-- Лейла

Россия халкы дәүләттән яңа өстәмә түләүләр  көтә. Дөрес, кайберәүләр генә моңа исәп тота алачак.

Яшь белгечләргә дәүләттән өстәмә ярдәм күрсәтеләчәк. Моның өчен 2 сентябрьдән аларга яңа түләүләр гамәлгә кертелә – ай саен 12 мең сум өстәмә түләнеләчәк. Өстәмәне югары һәм урта уку йортларын тәмамлаучылар алырга мөмкин. Әмма бер шарты бар: аларның һөнәре социаль яки икътисади яктан әһәмиятле һөнәрләр исемлегенә кертелгән булырга тиеш. Шул ук вакытта эш тәҗрибәсе исәпкә алынмаячак. Белгечләр әйтүенчә, өстәмә акча яшь белгечләргә финанс ярдәме күрсәтү максатыннан түләнелә. Аларга, әле тәҗрибә тупларга өлгермәүләре сәбәпле, асылда аз күләмдә хезмәт хакы билгеләнә. Егет-кызларны уку йортын тәмамлаганнан соң белгечлек буенча эшләүгә дә этәрәчәк бу, ди белгечләр.

Россия Хезмәт кодексы нигезендә, вузны тәмамлап, үз белгечлеге буенча эшкә урнашкан егет-кызлар яшь белгечләр булып санала. Асылда, кагыйдә буларак, яше 30дан узмаган, эш тәҗрибәсе тупларга өлгермәгән югары белемле белгеч бу. Хәер, кайбер һөнәрләрдә 35 яшькә кадәрге хезмәткәрләр дә яшь белгеч булып санала. Ә инде яшь белгеч эшләү өчен башка шәһәргә  күченеп, аңа хезмәт урыныннан торак бирелмәсә, түләү күләме 22 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Сүз уңаеннан, Россия төбәкләренең яшь белгечләргә ярдәм итүнең үз кагыйдәләрен билгеләвен дә искәртик. Алар арасыннан иң киң таралганы – эшли башлаган елда окладны 10-25 процентка арттыру, вузларны тәмамлаучыларны сынау срогыннан башка гына белгечлеге буенча эшкә урнаштыру.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле