Мәктәпләрнең читтән торып укуга кайчан күчәчәге билгеле

-- Лейла

Мәктәпләрнең читтән торып укуга күчүе хәзерге вакытта каралмый. Сыйныфны, коронавирус белән авыруның өч һәм аннан күбрәк очрагы ачыкланган очракта, ике атналык дистанцион укытуга җибәрергә мөмкиннәр. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сүзләренә сылтама белән Татар-информ хәбәр итте.

«Бүгенге көндә без мәктәпләрнең дистанцион укытуга күчүенең бер генә вариантын да карамыйбыз. Бердәнбер шундый мөмкинлек — ул бер сыйныфта коронавирус инфекциясе белән авырган өч баланың барлыкка килүе. Ул вакытта сыйныф, бәлки, ике атналык дистанцион укытуга күчерелер», — диде Патяшина.

Ул коронавирус белән грипптагы кебек система кулланылса, ягъни грипп вирусы аркасында мәктәп укучыларының 20 проценты булмагандагы кебек, мәктәп бер атна карантинга җибәрелә.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле