- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова 20 сентябрьдән соң үзизоляцияләү режимын кире кайтару турындагы имеш-мимешләргә ачыклык кертте.
Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстанда эпидемиологик вазгыять шактый тотрыклы.
— Пандемиянең башлангыч стадиясендә кабул ителгән чикләүләргә кире кайтырбыз дигән куркулар әлегә юк. Хәзер шәһәр һәм республика көненнән соң статистика үзгәрешенә карыйбыз инде. Хәер, берничә көн узды, авыручылар ташкыны күренми. Бу ниндидер өмет бирә. Шөкер, әлегә куркулар һәм ниндидер шикләнүләр юк, — диде ул журналистлар белән очрашуда.
Чыганак: Ватаным Татарстан