Коточкыч юл һәлакәте: 6 кеше зыян күрә

-- Лейла

3 сентябрь көнне “Казан-Оренбург” юлында Лаеш районы территориясендә 1983 елгы Әлмәт кешесе юл һәлакәтенә очраган.

Чистай ягыннан Казанга таба баручы әлмәтле каршы як полосасына чыгып, “Форд” автобусы белән бәрелешкән.

Авария аркасында “Фольксваген Поло” машинасын йөртүче һәм аның пассажиры, автобусның 4 пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алган. Алар барысы да хастаханәгә озатылган.

Чыганак: МК

Бәйле