20 сентябрьдән тагын үзизоляция режимы кайтырмы? Казан Кремле җавабы

-- Лейла

Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстанда эпидемиологик вазгыять шактый тотрыклы.

— Пандемиянең башлангыч стадиясендә кабул ителгән чикләүләргә кире кайтырбыз дигән куркулар әлегә юк. Хәзер шәһәр һәм республика көненнән соң статистика үзгәрешенә карыйбыз инде. Хәер, берничә көн узды, авыручылар ташкыны күренми. Бу ниндидер өмет бирә. Шөкер, әлегә куркулар һәм ниндидер шикләнүләр юк, — диде ул журналистлар белән очрашуда.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле