Ваһапов фестивале лауреаты Азат Абитов шушы көннәрдә генә 10 елга кичектерелгән операциясен ясатты. Яшьлектә футбол уйнаганда тезендәге сеңерләрен өзгән булган. Үзе хәбәр иткәнчә, инде куркырлык урын юк. Кичә Азат хастаханәдән чыкты. Хәзер ике атна эчендә ял итеп, көч җыймакчы. Ә аннары аларны гастрольләр көтә.
– Азат, озак вакыт сәхнәдән аерылып торганнан соң, иң беренче концертыгыз кайда узачак?
– Пандемиядән соң беренче чыгышыбыз Себердә булачак. 17 сентябрьдә Тубылда, 18е Төмәндә концерт куячакбыз. Тамашачы сагынды, үзләре чакырып торалар. Безнең туй концертын күрмәгән кешеләр күп әле. 30 сентябрьдә Казандагы тамашачыларыбыз белән күрешергә җыенабыз. Ноябрь аеннан исә өр-яңа программа белән гастрольләребезне дәвам иттерәчәкбез.
– Коронавируска бәйле үзчикләүләр кертелгәч, җырчылар эшсез калды. Әмма тик ятмадылар. Кемдер бизнеска кереп китте, кемнәрдер бәби көтә. Сездә нинди яңалыклар бар?
– Бәбине без дә көтәбез инде ул. Кайчан булып куяр, анысы билгесез. Бар да – Аллаһы Тәгалә кулында. Тик әлегә безне иҗат көтә. Без пандемия вакытында тик тормадык. Буш вакыт күп булды, рәхәтләнеп иҗат белән шөгыльләндек. Яңа җырлар яздырдык. Хәтта үзем дә бер җыр язып караган идем. Барып кына чыкмады.
– Үзеңне популяр җырчы дип саныйсыңмы?
– Ваһаповчыларны популяр дия алам. Без бергә булганда гына көчле. Бар уңышка да бергәләп ирешәбез. Без – бер команда. Үземне исә популяр дип атый алмыйм.
– Сездән көнләшүчеләр бармы?
– Эстрада турында әйтүегезме? Белмим дә инде. Аны кешегә күрсәтеп эшләмиләрдер инде ул. Булса да кабул итәргә кирәк. Көнләшү – табигый хәл. Кем әйтмешли, сөйлиләр икән, димәк, без әле төшеп калганнардан түгел.
– Сәхнәдәге башка яшьтәшләрең кебек балагы кыска яки төбе идәнгә тигән чалбарлар кияр идеңме?
– Юк. Мин бик тә пиджак-чалбар яратам. Хәтта аны көн дә киеп йөрер идем. Миңа үземнең сәхнә киемнәрем бик ошый. Аннары тәрбиям дә башка. Продюсерыбыз да халык алдына зәвыклы итеп чыгарга кирәклеген гел искәртеп тора.
– Тамашачыларыгызның күбесе – өлкән буын. Аларның йөрәген яулау җиңел түгел.
– Мин электән татар халык җырларын бик яратып башкара идем. Казанга килгәч тә, шул юнәлештә калдым. Концертларда үзем теләгән, күңелемә хуш килгән җырларны башкарам. Гаиләдә дә элеккеге җырларга хөрмәт зур иде. Үземне дөрес юлда дип уйлыйм. Әмма яшь тамашачыларны да онытмыйбыз. Алар өчен дә күп кенә җырлар яздыртык.
– Төркемегездәгеләр белән аралашып яшисезме?
– Әлбәттә. Мин аларны бик якын итәм. Хәтта берсенә өйләнеп тә куйдым бит (көлә). Ранис бертуганым кебек якын. Зәлиләне дә үз оябызга кабул итеп алдык. Гаиләгә килгәндә, Гөлсирин белән бергә эшләү дә, яшәү дә бик ошый. Икебез бертөрле кешеләр без. Төркемгә килүгә үк, күңелемә ошаган иде. Ә бервакыт туган көне белән котларга килеп кергәч, йөгерә-йөгерә табын әзерләгәнен күреп, бу кызга өйләнсәң, яхшы хатын булачак, дигән идем. Ялгышмаганмын.
– Гаиләгез турында сүз киткәч, сорыйм әле: Гөлсирингә сезнең якка килен булып төшү кыен булмадымы икән?
– Ияләнү бик җиңел булмагандыр. Әмма ул сер бирмәде. Аның да «мишәрлеге» бар. Үзенекен бәреп әйтә. Чынлап та, Мамадыш белән Шыгырдандагы гореф-гадәтләр, йолалар аерыла. Әмма без ике якны да хөрмәт итеп яшәргә тырышабыз. Әби белән бабай Шыгырданга килсә, «безнең җырны җырлый», Мамадышка безнекеләр килсә, аларча сайрый. Татулыкның сере шундадыр дип уйлыйм.
– Төркемнән китәсе килгән чаклар булмадымы?
– Юк. Безгә Рифат Фәттахов белән эшләү ошый. Без аңа бик рәхмәтле һәм бурычлы. Безнең өчен ул бик күпне эшләде. Хөрмәтебез чиксез. Миңа монда бик рәхәт.
Чыганак: Ватаным Татарстан