Синоптиклар кисәтә!

-- Лейла

Татарстанда салкыннар аркасында шторм кисәтү игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.

Синоптиклар фаразына караганда, 5 һәм 6 сентябрьдә төнлә ТРда урыны белән туфракта һәм һавада -2 градуска кадәр салкыннар көтелә.

Искәртеп узабыз, хәзер республикада һава торышы Скандинавиядән килеп чыккан аз болытлы антициклон йогынтысында формалаша.

Дүшәмбе көнне көндез +20дән +25 градуска кадәр көтелә. Сишәмбе көнне температура күтәреләчәк +22 — +27 градус.

Чыганак: Вечерняя Казань

Бәйле