«Куркудан ул бер урында катып кала»: Казанда бер егетне машина бәрдерә [видео]

-- Лейла

Җәяүлене бәрдерү Казанның Җиңү проспекты һәм Ломжа урамы киселешендә булган. Социаль челтәрдә хәбәр итүләренчә, егет «зебра» буенча Яшел ут көтеп тормыйча, җәяүлеләр өчен кызыл сигналга чыга башлаган. Бу вакытта хәрәкәтне рөхсәт итүче сигналга үткән машина аны бәрдерә. 

«Куркудан ул бер урында катып кала», — дип аңлатты шаһит егетне бәрдер алдыннан.

Җиңел машина йөртүче тизлекне ташларга маташса да, юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмый кала алмый.

Җәяүленең хәле турында хәбәр ителми, әмма язмада ЮТҺ урынына ашыгыч ярдәм машинасының килүе күренә. Егетне хастаханәгә салалар.

Чыганак: Вечерняя Казань

Бәйле