Машинада бикләнеп калган ятим бала әбисе белән бабасы каршында тереләй…

Белгород өлкәсендәге Валуйки шәһәрендә 4 сентябрьдә көндез фаҗига була. Инвалид малай машина эчендә тереләй янып үлә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Бала әбисе һәм бабасы белән яши. Аның әнисе үлгән, әтисен бер тапкыр күргәне дә булмаган.

Җомга көнне бу гаилә «җиделе» «Жигули»га утырып базарга бара. Малай белән бабай машинада утырып кала, әби әйберләр сатып алырга китә. Бераздан әби бабайга шалтырата. Бабай оныгын машинада бикләп калдыра, үзе әбигә сумкаларын алып килешергә китә.

Әби белән бабай берничә минуттан әйләнеп килгәндә, «Жигули»га ут капкан, тирә-юньгә кешеләр җыелган була.

Янгынны сүндергәч, салонда малайны табалар. Ул бик каты пешеп беткән, шулай да исән була. Ләкин аны коткара алмыйлар. Сабый дәваханәгә барышлый, юлда вафат була.

Шаһитлар сүзләренчә, иминлек каешы ватык булган. Баланы исә элеп куя торган йозак белән эләктергәннәр. Янгын электр үткәргечләре төзек булмаганга килеп чыккан дип фаразлыйлар.

Фото: quality21

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле