Эльмира Сөләймәнованың ире балаларына татар исеме куштырмаган

-- Лейла

Эфир вакытында тамашачыларының берсе балалары турында да сорашкан. 

“Кызыбыз Дианага — 13 яшь, улыбыз Артемга — 6 яшь, — ди җырчы. – Ирем рус милләтеннән булгач, улыма Артем дип куштык инде. Әле ярый Саша, Миша булмады, Ходайга шөкер. Тик миңа монсы өчен дә көрәшергә туры килде әле. Йөкле вакытта 9 ай буена Эмиль дип йөрдем. Шул чорда яңа фатирга күчтек. Кухня сатып алгач, ирем эштә чакта мебель җыючы килде. Эмиль исемле иде ул. Эше бик яхшы килеп чыкмаган моның. Ну, иремнән эләкте инде кайткач! Улым тугач, “никакой да” кыек куллы Эмиль исемен кушмыйм, диде”.

Чыганак: Өмет газетасы

Бәйле