Галкин Пугачева белән аерылышу турындагы имеш-мимешләргә җавап бирде

-- Лейла

Телевидениедә тапшырулар алып баручы һәм юморист Максим Галкин хатыны Алла Пугачева белән аерылышу турындагы имеш-мимешләрне кире какты. Ул Instagramда уртак фотосурәтләрне бастырып чыгарды.

Рәсемдә пар шәһәр читендәге йорт янында сурәтләнгән. Галкин елмаеп камерага карый, ә Пугачева смартфон объективына тел күрсәтә.

«Көтмәгез, гәйбәтчеләр», — дип язып куйган юмор остасы.

Чыганак: Лента.ру

Бәйле