Казанда өч автобусның хәрәкәт схемалары үзгәрәчәк

-- Лейла

9 сентябрьдән Казанда 34 ,36 һәм 91 номерлы автобус маршрутларының хәрәкәт схемалары үзгәрәчәк, дип хәбәр иттеләр шәһәр мэриясенең матбугат хезмәтендә.

«Ферма-2 торак массивы“ — «Дәрвишләр торак массивы» маршрутындагы 34 нче автобуслар Совет — Халезов — Парк урамнары буйлап, аннары маршрут буенча йөриячәк. Маршрутның исеме дә үзгәрәчәк — «Ферма-2 торак массивы» — «Сәид-Галиев мәдәният йорты».

36 нчы номерлы «Вещевой рынок» — «Осиново» маршруты автобуслары кире юнәлештә Болотников — Коләхмәтов урамнары буйлап һәм алга таба маршрут буенча хәрәкәт итәчәк.

91 нче номерлы «ЦУМ» — «Биектау (АРЗ)» маршруты автобуслары Халезов урамы буенча ике юнәлештә дә йөриячәк, аннары маршрут буенча.

Чыганак: "БИЗНЕС Online". 
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий