11 тәүлек табуттан чыгарга тырышкан…

-- Лейла

Бичара хатынны үле дип уйлап җирләгән булганнар. Ниләр юк бу дөньяда. Бразилиядә ялгышып тере хатынны җирләгәннәр. 37 яшьлек Розангела Алмейда септик шок кичергән. 

Табиблар аны үле дип таный һәм туганнары шул ук көнне хатынны җир куенына иңдерә. Әмма «анда» Розангела аңына килә һәм табуттан чыгарга тырышып карый. Урындагы халык хатын-кыз кычкырган һәм шакыган тавышлар ишеткән, әмма гореф-гадәт буенча ярдәмгә килмәгән. 11 көннән соң хатынның туганнары үзләре каберне казып, табутны ачканнар. Бичара хатынның тәне җылы булса да, ул үлгән булган инде. Куллары һәм аяклары күгәргән, канаган, табутның кайбер кадаклары суырылган, ә табутның капкачында аның сынык тырнаклары калган.

Чыганак: Кызыл Таң

 

Бәйле