«Әбиләр чуагын» кайчан көтергә?

-- Лейла

Казанда якындагы көннәрдә әбиләр чуагын  көтергә кирәкми. Бу хакта КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, якындагы көннәрдә һава торышы чын-чынлап көзге булачак:

«Бу декадада башкалада һава температурасы көнбатыш агымы хисабына тирбәләчәк. Һава торышы тотрыксыз булачак, климат нормасыннан 1-2 градуска югарырак. Җомга көнне, 11 сентябрьдә, Россия Гидрометеоүзәге фаразына караганда, көчле явым-төшем көтелә. Көндез һава 19 градуска кадәр җылытылачак, төнлә —  10 градуска кадәр».
Шимбә һәм якшәмбе көндез 20 градуска кадәр җылы, төнлә — 12 градуска кадәр. 12 сентябрьдә урыны белән бераз яңгыр яуса, 13 сентябрьдә явым-төшем көтелми.

Чыганак: Реальное время 

Бәйле