«Әни, мин үлмимме, минем яшисем килә бит, әни, яшисем килә»

-- Лейла

Казандагы зур сәүдә үзәгенә тик торганнан, эче пошканнан гына чыкты Айгөл. Бер кирәк әйбере дә юк. Бар да җитеш тормышында. Киемнәренең исәбе-хисабы юк. Күбесен сеңелләренә дә таратты. Матур күлмәк кисә, матур җыр тыңласа, тәмле ризык ашаса да улына хыянәт итә кебек саный үзен. Шуңа күрә бер күлмәк тә алганы юк, кирәксенми дә. Концерт-театрларга элек тә исе китеп йөрми иде, хәзер дә барырга кирәк, дип уйлаганы юк. Дуслары, күңелсезләнеп утырма, әйдә, концертка барыйк, дип чакырганда да, күңелендә хисләр ташкын булып дулый. Ничек итеп улына хыянәт итеп концертка барып утырсын инде Айгөл.

Ул көнне дә кибеткә теләп бармады. Улының унбиш яшенә шушы кибетнең спорт товарлары һәм киемнәре сатыла торган бүлегеннән спорт киеме алганнар иде. Сәүдә челтәренә килүенең дә сәбәбе шунда. Шул рәхәт чакларны кабат күз алдыннан уздыра. Ул көнне яңа уку елына спорт киеме алырга килгәннәр иде. Булат җәй буе авылга әбиләренә кайтып көтү көтте. Яхшы телефон, спорт киеме алырга хыялланды. Шәһәрдә үссә дә, күңеленә авыллык салынган Булатның. Армиягә барып кайткач, әби белән бабай янына кайтып яшим, дип хыялланды. Авылга кунакка кайткач та, чәйгә утырганчы ук, сыер-сарыклар янына чыгып йөгерә иде. Тавык-чебеш, каз-үрдәк белән «сөйләшү»ләрен әйткән дә юк.

Бик яратты авылны. Җәй буе колхоз малларын көтүне дә эшкә санамады. Бер атна көтү көткәннән соң, әнисенә кайтып, вәт, әни, табигатьтә һава сулап, җырлап йөргән өчен дә акча түлиләр икән бу авылда, ди торган иде шаяртып. Көтүдә вакыт озак уза, ә Булатка авылны, мал-туарны яраткач алай озак тоелмагандыр…

Айгөл улы белән күңелендә сөйләшеп, шул ук спорт товарлары сатыла торган бүлеккә килеп кергәнен сизми дә калды. Әле бер киемне, әле икенчесен тотып карады. Консультант кыз, сезгә ярдәм итәргәме, дип янына килеп баскач, куркуыннан, менә шушы костюмның бәясе ничә сум, дип сорады. Сүзсез калмыйм, дип кенә әйткәнен үзе дә аңлады Айгөл. Киемнең бәясе язылган, югыйсә. Күз алдын ак томан каплады. Консультант кыз спорт костюмын элгечтән алып, сезгә үзегезгәме, нинди үлчәм кирәк, дип сорады. Айгөл айнып киткәндәй булды. Кыз кулында нәкъ Булат улыныкы кебек спорт киеме. Шул мизгелдә йөрәге чәчнеп алды, күз аллары караңгыланды. «Кирәкми», — дип чак-көч әйтә алды. Тизрәк бу кибеттән чыгарга кирәк, дип ишеккә таба атлады. Шунда бер үсмер малайның әнисенә зарлануын ишетеп алды.

– Әни, кешечә киенәсе килә бит инде. Мин хәзер бала-чага түгел бит, быелдан хәрби комиссариатка йөртә башлыйлар. Алыйк инде шушы спорт киеме белән шушы кроссовкины.

– Балакаем, ярар, киемен алырбыз. Бу аяк киеме бигрәк кыйбат бит, биш мең сум, очсызрагы булмасмы? Әле моннан чыккач базарга да керербез, дип тә уйлаган идем. Әтиеңә күлмәк тә кирәк. Казанга килгән-килгән, апаңнарга өй туена бүләк тә аласы бар. Базардан очсызлырагын алсак ярамасмы соң ул кроссовкиның, — дип үгетли ана улын.

– Әни, һаман шулай дисең син. Әти кая бара инде ул күлмәк киеп, һаман апаңнар дисең син дә. Аның ире бар бит инде. Аларга очсызлырак бүләк бирерсең. Гел кешечә булсын, дисең. Минем дә кешечә яшисем килә… Яшисем килә, яшисем килә… Бу сүзләр җанын телгәләп үтте хатынның. Бу сүзләрне ишетеп, чарасызлыктан әрни-әрни күпме елады ул ярты ел элек.

Айгөл үзен-үзе белештерми кроссовки киеп утырган үсмер каршына барып утырды. Кошелегыннан өч мең акча чыгарып, егетнең әнисенә сузды.

– Алыгыз апа, риза булып бирәм. Улыма алып биргән кебек булырмын, — диде.

– Сез кем? Бер белмәгән кешедән ничек акча алыйм? — диде үсмернең әнисе каударланып.

– Алыгыз, апа, уңайсызланмагыз. Исән булса, улыма әллә ниләр алып бирер идем. Сезне гаепләмим, акча җиткерү бик кыен ул. Менә хәзер минем беркемгә, берни дә алып бирәсем юк.

Айгөл үкси-үкси елап, егетне кочаклады. Әллә үсмер булганга, әллә спорт киемен нәкъ улыныкы төслене сайлаганга якын булып тоелды. Ярты ел инде тилмерә ул. Баласының башыннан сыйпап, күңел җылысын тоярга, каршысына утыртып, хәлен сорашырга, әни, кайттым, дигән тавышын ишетергә тилмерә. Һәм иң авыры — болар беркайчан да кабатланмаячак. Армиядә яки озын сроклы хезмәттә булса, кайта, дип көтәсең. Кайтыр көннәрне саныйсың. Ә монда көннәрне санап кына очрашуны якынайту мөмкин түгел. «Әни, минем яшисем килә», — дип тилмереп күзләренә караганда, чарасызлыктан телләрен тешләп канатып бетерә иде Айгөл.

Булатның да хыяллары якты, яхшы иде. Авылны яратуы җәй буе авылга бәйләде егетне. Ул елны да уку башланганчы көтү көтте.

Инде эшне бетереп, шәһәргә әнисе янына киләм, дип шатланып юлга чыкканда гына, бәхетсезлеккә тарыды егет. Юл һәлакәтенә очрап, урын өстендә калды. Аңына килгәч тә, тән авыртуларына түзә алмыйча, ыңгырашып кычкырган тавышлары бүген дә колагында Айгөлнең. «Әни, мин үлмимме, минем яшисем килә бит, әни, яшисем килә», — дип пышылдады улының көчсез иреннәре. Көчсез генә кул бармаклары йодрыкка төйнәлеп, тешләрен кысып түзәргә тырмашты Булат яшәү өчен. Әмма, үлем алдында адәм баласы көчсез.

Яшисе килә. Яшәү рәхәт. Яшәгәндә кешечә яшисе килә. Кешечә затлы йортта, яхшы машинада, кешечә киенеп… Әмма яшәүнең, исән, сәламәт булып яшәүнең кешечә яшәүгә караганда кадерлерәк икәнен соңарып аңламасак иде.

Чыганак: Вконтакте төркеменнән

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий