Репетициягә алып барырга дип килгән җырчы Илһам Шәриф Хәмдүнә Тимергалиеваның мәетенә тап була

-- Лейла

Җырчыны репетициягә алып барырга дип иртән бакчасына килгән җырчы Илһам Шәриф Хәмдүнә Тимергалиеваның вафат булуын күргән.

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева вафат. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Шәйхи хәбәр итте.

Гөлназ Шәйхи кайгылы хәбәрне Хәмдүнә Тимергалиеваның иҗатташы, җырчы Илһам Шәрифтән ишетүен әйтте. Илһам Шәриф кичке унбердә генә җырчы белән телефоннан сөйләшкән булган. Ул аны репетициягә алып барырга дип иртән бакчасына килгән һәм вафат Хәмдүнә Тимергалиевага тап булган.

Чыганак: Татар-Информ

Бәйле