Банк мошенниклары алдауның яңа ысулын уйлап тапкан. Сак булыгыз!

-- Лейла

Мошенниклар алдауның яңа ысулын уйлап тапкан-хәзер, янәсе, банк куркынычсызлык хезмәтеннән акча урларга теләүләре  турындагы хәбәр белән шалтыратканнан соң, клиентка «куркынычсыз счет» номеры язылган хатлар юллый, аңа акча күчерергә кирәк. 

«Банк депозит кертемне яңадан теркәү турында хәбәр итә. Мошенниклык гамәлләре факты белән бәйле рәвештә җинаять эше кузгатылды. РФ Үзәк банкы җитәкчелеге астында акчаларның сакланышын тәэмин итү өчен сейф ячейкалары ачылды», — диелә клиентка исем-фамилияләре буенча мөрәҗәгать итүче хатларның берсендә.

Куркынычсызлык хезмәте исеменнән ялган хатлар кулланып алдашу Саклык банкында, Росбанкта, Совкомбанкта һәм Ак Барс Банкта теркәлгән инде. Соңгысында сүзнең берничә очрак турында баруын ачыкладылар.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Бәйле