Хәмдүнә апага бирелми калган бүләк. Үзе дә бу хакта белмәгән…

-- Лейла

Быел февраль аенда Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиевага “Башкортстан Республикасының халык артисты” дигән исем бирелгән булган.

Әмма ул үзе бу хакта белми калган. Бу турыда “ШК”га җырчы Винарис Илъегет хәбәр итте.

“Хәмдүнә апага үзе исән чагында — 10 февральдә “Башкортстанның халык артисты” исемен биргәннәр. Ләкин ул исем алганын белмичә китеп барды”, — диде Винарис.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле