​Илсур Метшин Казанда ягу сезоны башлануның якынча датасын атады

-- Лейла

Казанда җылылык бирү сезоны киләсе дүшәмбедән, 21-нче сентябрьдә башланырга мөмкин. Бу хакта шәһәр мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе вакытында җиткерде.

«Синоптиклар безгә салкыннар  вәгъдә итә. Шуңа бәйле рәвештә, башкарма комитеттан җылылык җибәрү вакытын карауны сорыйм. Киләсе дүшәмбе, 21 — нче сентябрьдә үк җылылык җибәрү башлануын игълан итә алырбыз дип уйлыйм», — диде шәһәр башлыгы.

 Чыганак: "БИЗНЕС Online". 

Бәйле