Татарстанда алдагы атнага һава торышы фаразлары

-- Лейла

14 сентябрь Татарстан көнчыгышка акрын бара торган салкын атмосфера фронты йогынтысында кала. Көн дәвамында көчле җил саклана, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак.

Сишәмбе, 15 сентябрьдә яңгыр һәм төньяк-көнбатыштан көчле җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин, төнлә һава температурасы  5-10 градуска кадәр төшәчәк, көндез 11-16 градустан да артык җылылык көтелми.

Чәршәмбе, 16 сентябрьдә, һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк, әмма атмосфера басымы арту белән явым-төшемнәр азрак булачак, һәм алар урыннар белән генә узачак. Шулай ук төньяк — көнбатыштан искән җилнең тизлеге 15-20 метрга җитәчәк.

Пәнҗешәмбе, 17 нче сентябрьдә, төнлә аязган вакытта 2-7 градуска кадәр салкыная, көндез һава 12-17 градуска кадәр җылытыла.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, җомга һәм шимбә, 18-19 сентябрьдә, Татарстан янә чираттагы төньяк-көнбатыш циклонының атмосфера фронтлары йогынтысында булачак. Янә яңгырлар, көчле җил, температура тирбәлеше көтелә. 18 сентябрьдә көндезге температура 15-20 градуска кадәр күтәреләчәк, көндез 19 сентябрьдә 8-13 градуска кадәр җылылык булачак

Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Бәйле