Хатын-кыз мәгариф идарәсе хезмәткәренә йодрык белән ташлана: сәбәбе…

-- Лейла

Марий Элда баласын бакчага урнаштырудан баш тарткан Мәгариф идарәсе хезмәткәренә йодрык белән ташланган хатын-кыз суд каршына басачак, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының региональ тикшерү идарәсе.

Тикшерү версиясе буенча, 2020 елның 16 мартында Йошкар-Ола администрациясенең Мәгариф идарәсендә хатын-кыз аның улына балалар бакчасында урын бирүне таләп иткән, шул ук вакытта балага 2 яшь тулмаган, ул Йошкар-Олада теркәлмәгән һәм мохтаҗлар исәбендә тормый. Баш тартуга җавап итеп, ханым идарә хезмәткәренә йодрык белән суга .

«Республикада яшәүче 39 яшьлек ханымга карата РФ ҖК 318 маддәсенең 1 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. Эш судка җибәрелде», — диелә СССК хәбәрендә.

Чыганак: РИА-Новости

Бәйле