Дөнья кызык бит ул. Үзеңнең әтиең булмаса, син дөньядагы ирләр арасыннан үзеңә әти булырлык кеше сайлый башлыйсың. Менә минем әти юк иде. Ул кешене яратканмындыр инде. Үзем белмим, тик кешеләр сөйли. Ну, әни өйгә кайткач, дәү әнигә:»Менә лаборант Тәрҗемә Сабирҗанны эшеннән төшертергә җыена икән», — дигәнен ишеткәнмен дә… Мин бәләкәй чакта кыюрак булганмын инде, сүз запасым да чиклерәк булган… Шуннан теге Тәрҗемә апаның каршысына чыгып: «Син Сабирҗан абыйны төшертергә дип йөрисең икән, шиш төшертәсең син аны. Кирәгеңне бирермен әле!» — дип бәйләнгәнмен. Дояркалар гына әйтә торган матур сүзләр белән сыйлаганмын. Әле мәктәп яшенә дә җитмәгән малай… Әни савымчы булгач, мин бит фермада үстем. Миңа тормыш ана сөте белән дә, тана сөте белән дә керде…
Белмим инде, ниндидер сөйкемле сөяге булгандырмы, мин шул кешене ярата идем. Ул да мине ярата иде. Бәлки, әнә шул сүзләрем, сүгенүләрем өчен булгандыр. Белеп булмый хәзер.
Заман кыен иде. Әни савымчы булып эшли, без кешеләрдән сөт сатып алабыз. Мин бу проблеманы хәл итәргә тырышып, фермадан берәр литрлы савыт белән сөт урларга керештем. Тик фермадан тикшереп чыгаралар, бөтен җирләреңне капшап карыйлар. Савымчы хатыннар шуңа риза булып, бөтен җирләрен капшатып тора. Берничә кешедән торган махсус комиссия аларны тикшереп кайтара. Савымчылар өйгә кайткан чакта каршыларына чыга.
Мин алар чыкканчы өлгерә идем. Савым кызган вакытта вилсәпит белән сөтне кайтарып киләм. Бу җәй көне. Җәйләүдән инде. Тик җәй көнендә миңа тиңдәшләр юк, мин вилсәпиттә — анда мине матай белән дә куып тоталмыйлар. Мин елга аша салынган агач ботагыннан да үтә ала торган кеше. Кышын җәяүләп йөрим. Кышын әле ул сөт кенә булмый. Өйдә сыер да бар. Аңа ризык та алып кайтасың. Он белән буталган сенаж була инде ул. Я пешерелгән салам. Тик он белән буталган. Он кыйбат. Аны урларга ярамый. Менә шул ярамаган нәрсәне чанаңа саласың да өйгә элдертәсең.
Алай рәхәт кенә түгел әле ул. Сине беркем күрмәскә тиеш. Күрсәләр, артыңнан чыгалар. Тоталар. Әнкәң штраф түли. Сине мәктәптә хур итәләр. Мин андый чакларда үземне Штирлиц кебек итеп тоя идем. Разведчик. Шуның өчен генә туган кеше.
Бер мәлне тикшерү килде. Әнинең бер чиләк оны бар. Ул аны сыерларга биреп бетерергә тиеш. Алып калгач, фермадан чыкмаса да бурлык санала. Мин шул он өстенә сыер тизәге тутырдым да теге комиссия каршысына киттем. «Абыйлар, кем безнең якка кайта, кемнең аты бар?» — дип теге чиләкне алларына куйдым. Берсе атын бирде: «Әнә, Марат, минем ат тора. Әле буш ул, илтеп кайт», — диде. Бу Сабирҗан абый иде.
Ә бер мәлне шулай кайтып киләм. Кемдер арттан төште. Мин яттым. Ятам инде шулай. Беркем дә күрмидер кебек. Мин эчтәрәк инде, ышыграк юлдан кайтам. Теге — олы юлдан. Ат туктады. Миңа эндәшә: «Марат, ятма анда. Салкын тидерәсең бит. Кил монда», — ди. Сабирҗан абый. Ферма мөдире. Мин бармадым. Үзе килеп туктады. Һәм минем чананы үзенә салды. Өйгә кадәр илтеп куйды. Үзе көлә: «И-и, бәләкәй бурым… Үскәч кем булырсың икән… « — ди.
Капчыкта он иде. Ул мине дә, әнине дә юкка чыгара ала иде. Мин – аның өчен зур бер табыш, әйбәт кенә премия идем. Ләкин мин аны ярата торган, аның өчен талаша торган малай идем. Ул да мине яраткандыр инде. Ярату — зур нәрсә.
Тормышның үзенең бер гаделлеге бар аның. Тормыш үзе Сабирҗан абый кебек. Ул мине юкка чыгармады. Безнең арада ярату булды…
Сабирҗан абый, мин сине яратып, сагынып искә алам. Әтием булса, синең кебек булыр иде шикелле тоела. Ә синең бәләкәй бурың олы бур булып китәлмәде… Гафу ит, яме…
Чыганак: Ватаным Татарстан