Синоптиклар кисәтә! Сак булыгыз!

-- Лейла

18 сентябрьдә төнлә һәм иртән  Татарстанның көнчыгыш районнарында урыны белән минус 1 градуска кадәр салкыннар көтелә, дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Синоптиклар фаразына караганда, шулай ук томан булырга мөмкин, ә иртән һәм көндез көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил.

19 сентябрь Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Төнлә  4-9 градустан югарырак булачак, көндез һава 16-21 градуска кадәр җылыначак.

 Чыганак: "БИЗНЕС Online". 

Бәйле