Илсөя Бәдретдинова президентка нинди хат языр иде? Дивана, зәвыксыз дигәнгә ни дия? [видео]

-- Лейла

Җырчы Илсөя Бәдретдинова Азатлыкка татар эстрадасының бүгенге хәле, коронавирус аркасында сәнгатькәрләрнең бөлгенлеккә төшә язуы, ни өчен сәясәт турында җырламавы һәм президентка хат язса, ниләр сорар иде, шуларны сөйләде.

Азатлыкның «Минемчә» студиясендәге сөйләшүләрне без татар-башкортның иҗтимагый тормышында азмы-күпме күренекле урын алып торган берәр абруйлы шәхестән соңгы атна-ун көн эчендә булган вакыйгаларга, төрле белдерүләргә карашын белү максатында башлап җибәргән идек. Җәйге тормыш моңа бераз үзгәрешләр кертте, әлегә кадәр без бер төп теманы алып, сөйләшүләрне шуның тирәсендә корып килдек. Бүген исә исәп башлангыч форматка кайтып карау – салмак җәй тәмамланды, киләсе атнада инде көн озынлыгы төннекеннән кыскарак була башлаячак, сентәбрь ае шактый кызыклы да, кайберләре хәтта кайгылы да вакыйгаларга бай булды. Президент сайлавы дисеңме, танылган җырчы Хәмдүнә Тимергалива вафаты, зәхмәт вирусның тагын башын күтәрергә тырышуы. Болар хакында бүген күренекле җырчы Илсөя Бәдретдинова белән сөйләшәбез, аның фикерләре тамашачыбызга кызыктыр дип уйлыйм.

Чыганак: чит ил агентлыгы

Бәйле