Туйлар үткәрү тыела: кайда тагын коронавирустан чикләүләр кертелә?

-- Лейла

Абхазия президенты Аслан Бжания 5 октябрьдән массакүләм, спорт һәм күңел ачу чаралары, шул исәптән туйларны үткәрү тыю турындагы боерыкнамә кул куйган.

Моннан тыш, мәрхүмнәрне соңгы юлга озатуда катнашучыларның саны буенча да регламент кертеләчәк.

Ашханә-кафеларда өстәлләр 1,5 метр ара белән урнаштырылырга тиеш. Хезмәткәрләргә исә битлек белән перчатка кию шарт. Бу таләпләр базарда, сәүдә нокталарында эшләүчеләргә дә кагыла. Алар һәрдаим эш урыннарын дезинфекцияләргә тиеш. Шулай ук җәмәгать транспортын йөртүчеләргә дә битлек, перчатка кию, машина салонын дезинфекцияләү мәҗбүри.

15 октябрьгә кадәр хастаханәләрдә коронавирус йоктыручылар өчен өстәмә бокслар әзерләү күздә тотыла. Финанс министрлыгына санитар-эпидемиология хезмәте эшчеләренең штатын арттыру, медицина тикшерүләрен үткәрү өчен кирәкле җиһазлар алу буенча чаралар күрү йөкләнгән.

Абхазиядә соңгы массакүләм чаралары 30 сентябрьдә узачак. Биредә Абхазиянең бәйсезлек көнен һәм Җиңү көнен билгеләп үтәчәкләр.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле