Сихерче әби: «Оныгымны саклап калдым, аның урынына мин китәм…»

-- Лейла

Көзге зират буйлап атлыйм. Көн болытлы. Моңсулык күктән дә төшә, җирдән дә күтәрелә. Быел да авылдашларның бик күбесе монда күчте. Әле кайчан гына аралашып йөргән кешеләрнең шушында ятуын күрү күңелгә сагыш өсти.

Алар янында гына кайбер танышларга фамилия калдырган кешеләрнең каберләре. Боларны күргәч, тарих белән бүгенге чор нәкъ менә шушында кушыладыр сыман тоела башлый. Узган гасырларда яшәгән кешеләр дә, безнең чордагылары да монда… Яңа туган балаларга да җан шушыннан алып биреләдер кебек… Алар койманың теге ягына чыгып беркадәр яшәп алалар да монда кабат әйләнеп кайталардыр сыман. Үземне дә тормыштан тәнәфескә чыккан кеше кебегрәк хис итәм. Шунда кемнеңдер чардуганындагы такыядан җилфердәп торган тасмага күзем төшә. Әллә нәрсәсе юк инде моның, көн бераз җилле, әнә бит агач яфраклары да шомлы шыбырдаша. Тик әлеге тасма кайчандыр, кемнәндер ишеткән бер вакыйганы сөйрәп чыгара.

Бик өлкән яшьтәге бер карчык була авылда. Кырыс инде шундый, өендә дә күп сөйләшми, башкалар белән дә  аралашмый. Беркемгә бер зыян салмаса да, авылдашлары аңа беркадәр куркып карый, сихерче дип уйлыйлар. Әмма ул үз сәләтен беркайда да кулланмый: дәваламый да, бозым да ясамый, тыныч кына үзалдына көн күрә. Бары тик 1941 елда, үзенең бер оныгын сугышка озатканда гына, аны өй артында үскән алмагач янына алып килә. Берни дә әйтми, бары тик оныгына ак тасма тоттыра да ике очын да тигез итеп агач ботагына бәйләргә куша. Ә үзе нидер укып өшкерә.

Кырык беренче елны фронтка киткәннәрнең барсының да диярлек кара хәбәре килә. Чынлап чутласаң, исән кайтучылар берничә генә кешедер. Аларның да кайсы аяксыз, кайсы кулсыз. Өйдәгеләр тынгысызлана инде, менә-менә кайгы хаты килер дип көтәләр. Ә теге карчык бик бетеренми: «Ул исән кайтачак!» – дип кистереп әйтә. Ә үзе көн саен теге тасма янына чыгып укына.

Фронтка киткән онык авыр юл уза. Берничә тапкыр яраланып госпитальгә эләгә, аннан тагын сугышка китә. Бер мәлне снаряд шартлап, туфрак астында кала. Нык күмелә ул, яудашлары көч-хәл белән казып чыгаралар. Җаны кылга эленгән хәлдә була. Тик барыбер тернәкләнеп китә, тагын сугыш сукмагына баса. Сентябрь ахырында, чолганыштан чыкканда, кул сугышына эләгәләр. Берничә немец белән алышканда, бу сул кулын өздерә… Бик күп кан югалтып үлем хәлендә кала…

Нәкъ менә шушы көннәрдә теге карчык тасма эленгән алмагач яныннан китми. Кем генә, ничек кенә чакырса да, өйгә керми. Өч көн, өч төн буена шул агач янында нәрсәдер пышылдап, укынып гомер уздыра. Ашамый да, эчми дә, беркемгә бер авыз сүз дә әйтми. Ә дүртенче көнне үз бүлмәсенә кереп бикләнә дә тагын өч көн буена беркая чыкмый. Өйдәгеләрнең күңеленә шом йөгерә инде, карчыкка дәшеп-дәшеп карыйлар, ни булганын беләселәре килә. Тик ул беркемне дә күрми дә, ишетми дә – үз дөньясында яши.

Бер атна чамасы үткәч, түшәккә егыла. Җан бирер алдыннан, якыннарын җыеп бәхилләшә. Шунда аларны:

– Оныгым исән кайтачак, тик бер кулы булмаячак, – дип тынычландыра һәм аптыраулы карашларны күреп өстәп куя: – Мин аны саклап калдым. Аның урынына мин китәм.

Беркадәр вакыттан соң онык кайтып төшә. Аның чынлап та бер кулы юк икәнен күргәч, өйдәгеләрнең күзләре маңгайларына менә. Солдат алмагач янына килә. Тасма инде җил-яңгырда уңып, таушалып беткән. Тик ботакка бәйләнгән килеш тора. Бары тик бер очы сизелерлек кыскарган. Солдат моны үзенең чулаклыгына ишарә дип кабул итә.

Менә шундый хәлләр. Адәм ышанмаслык хәлне чын булса да сөйләмә, диләр. Мин сөйләдем инде. Бер карасаң, адәм баласының һәрбер көне могҗизадан тора бит ул. Бары тик үзебез генә сизмибез дә аңламыйбыз.

Ул карчыкның кай тирәдә икәнен мин белмим инде, ә оныгы аз гына арырак ята. Теге такыядан җилфердәп торган тасма аның чардуганында түгел. Тик монысы да – яугир. Әфганнан алып кайттылар.

Чыганак: Ватаным Татарстан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий