Аяксыз килеш район һәм республика буенча бәйгеләрдә ярышларда катнашып, катлаулы спорт төрләре буенча призлы урыннар да яулавын да ишеткәнем бар. Спортның да нинди төре бит әле – киокушин-каратэ буенча. Физик мөмкинлеге чикле спортчылар арасында Татарстан күләмендә узучы чаңгы ярышларында да ел саен призлы урыннар яулый.
Районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов әйтүенчә, һәрвакыт хәрәкәттә, даими рәвештә йөгерешкә чыга, төрле күнегүләр ясый икән ул.
– Үзе генә түгел, тренер буларак, ул тәрбияләгән яшүсмерләр дә төрле спартакиадаларда җиңү яулый. Өстәвенә әледән-әле үзе ясаган өч тәгәрмәчле велосипедта Казан һәм башка шәһәрләргә сәяхәткә чыга. Яңарак кына тугры юлдашы – этен ияртеп 400 чакрым йөреп кайтты, – ди Әхтәм Вәлиәхмәтов.
Гомеренең һәр минутын мәгънәле итеп үткәрергә омтылучы киң күңелле, гаҗәеп кеше ул. Төп эшеннән бушаган арада әле балалар мәйданчыкларын төзекләндерү, төрле очрашулар үткәрүдә башлап йөри.
Кама Тамагында гади колхозчы гаиләсендә туып үскән Рәшитне язмыш кабат-кабат сындырып сынаган. Гади колхозчы гаиләсендә өлкән ир-бала буларак, аңа тормыш арбасына бик яшьли җигелергә туры килә. Әтисе Зәйнетдин абый фаҗигале рәвештә суга батып үлгәч тә, бар авырлык фермада бозау караучы булып эшләүче әнисе Зәйтүнә апага төшә. Рәшит кая гына, кем генә булып эшләсә дә, газиз әнисенең төп таянычы булырга тырыша. Кама Тамагы Болгардан шактый еракта урнашса да, җае чыккан саен әнисенең хәлен белеп тора.
Туры сүзле, курку белмәс егеткә 1993 елда тагын бер фаҗига кичерергә туры килә. Караңгы төндә аның каралты-курасы янында нидер эшләргә җыенган ике ир-ат көтмәгәндә мылтыктан Рәшитнең аягына ата. Башка сыймаслык бу җинаятьнең ни өчен эшләнүен бүген дә белүче юк. Нәтиҗәдә, Рәшит гомерлек тән ярасы гына түгел, җан ярасы да ала. Әмма бирешергә җыенмый. Көндәлек күнегүләр, спорт белән шөгыльләнү аңа яңадан тормышта үз урынын табарга ярдәм итә.
– Баштарак вакыт күп булды. Язмышыма буйсынасым килмичә, аяксыз калгач, биергә өйрәндем. Тора-бара баянда уйнап, туйлар алып бара башладым. Булачак хатыным – Болгар кызы Алсу белән дә баянда уйнап таныштым, – дип искә ала Рәшит.
Күңелгә үтеп керерлек мәгънәле шигырьләре, үзе язган җырлары да байтак икән. Чик сакчылары турында язылганы белән татар егете 2018 елда Россия күләмендә узган «Застава» бәйгесендә III дәрәҗә дипломга лаек була. Дипломны аңа легендар чик сакчысы, Советлар Союзы Герое Юрий Бабанский тапшыра.
– Үзем яши торган өйдән ерак түгел, чүп-чар җыеп яткан чокыр бар иде. 5 ел элек хатыным Алсу белән шул урынны тигезләп, спорт мәйданчыгы ясадык. Хәзер балалар гына түгел, олылар да шунда шөгыльләнә. Ялгыш кына да ник бер чүп ыргытучы булсын, – дип сөйләгәндә күзләреннән – очкын, йөзеннән нур бөркелә.
Бүген Болгарда Әфганстан, Чечня һәм башка «кайнар нокта»ларда батырлык күрсәткән йөзгә якын чик сакчысы бар икән. Рәшит Зиятдинов үзе дә чик буенда хезмәт иткән кеше буларак, берничә ел элек аларны бергә туплап, чик сакчыларының истәлеген мәңгеләштерү максатында махсус һәйкәл булдыру эшенә алына.
Аның исә алынган эшне ахыргача тәмамламый калганы юк. Менә дигән истәлек мемориалы бөтен тирәлекне бизәп тора. «Хәзер үзебезнең җыелу урыныбыз бар», – дип сөенә Рәшит Зиятдинов.
Чыганак: Ватаным Татарстан