Казанда октябрь башыннан алты шәһәр яны поездын гамәлдән чыгарачаклар

-- Лейла

Казанда кышкы чорга күчү һәм пассажирлар агымы кимү сәбәпле алты шәһәр яны поезды расписаниедән чыгарылачак.

Шулай итеп, 1 октябрьдән 6001 нче номерлы Казан-Свияжск, 6437 нче номерлы Арча-Казан һәм 6432 нче номерлы Казан-Арча поездлары гамәлдән чыгарылачак.

3 октябрьдән 6001 нче номерлы Казан – Тюрлема, 16 октябрьдән 6383 нче номерлы Казан — Йошкар – Ола, 17 октябрьдән 6382 нче номерлы Йошкар-Ола — Казан поездлары расписаниедән чыгарыла.

Җәдвәлдәге башка үзгәрешләр турында +7(937)625-04-33 телефоны буенча белешергә мөмкин.

Чыганак: Вечерняя Казань

 

Бәйле