Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларның улы белән күңелсез хәл булган

-- Лейла

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларның уллары Минтимер белән күңелсез хәл булган. Бала апасы Асылбикәнең тәлинкәсендәге ризыкны чәйнәмичә йотып, ризык аның тамагына тыгылган. 

“Ярты сәгать эчендә булган хәл бу. Улымның йөзе күз алдында үзгәрде,  коса башлады. 20 минут буе “Ашыгыч ярдәм”гә шалтыраттым, ләкин трубканы алучы булмады. Баланы машинага утыртып, ДРКБга чаптым. Аннан безне Окольная, 20 адресына җибәрделәр. Коронавируска анализ тапшырдык. Аның тискәре икәне билгеле булгач, безне гомуми палатага урнаштырдылар. Ләкин анда кеше юк иде. Система куйдылар. Шулай итеп, бер тәүлек хастаханәдә ятып чыктык”, — дип сөйләде Гөлназ Шәрипҗанова.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле