1 октябрьдән россиялеләр пенсияләр һәм балалар пособиеләрен «Мир» картасына гына ала алачак. Моннан тыш, банк картасы бәйләнмәгән гади банк счетына акча түләү мөмкинлеге дә саклана.
Шулай итеп, «Мир» картасына түбәндәге түләүләр күчереләчәк:
- пенсия һәм пенсия фондыннан башка социаль түләүләре;
- бала туганда билгеләнә торган дәүләт пособиеләре: йөклелек һәм бала табу буенча пособие, йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмаларында исәпкә баскан хатын-кызларга пособие, бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие, бала тербияләү буенча айлык пособие һәм призыв буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына бер тапкыр бирелә торган пособие;
- өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләүләр һәм 2012 елның 31 декабреннән соң өченче яки аннан соңгы бала туган очракта өч яшькә җиткәнче билгеләнә торган айлык акчалата түләүләр.
Чыганак: "БИЗНЕС Online".