Мәгълүмат чаралары: хакимият яңадан карантин кертү турында уйлый

-- Лейла

Россия хакимияте COVID-19 авыручылар саны кискен арткан очракта карантинны яңадан торгызу турында фикер алыша. Президент администрациясе һәм хөкүмәткә мондый сценарий берьюлы ике шарт үтәлсә: көненә инфекциялеләр саны бөтен Россия буенча 10 меңнән артып китсә, һәм яңа авырулар саны тәүлек эчендә савыгып китүчеләр саныннан күпкә артыграк булачак.

Әмма мондый катгый чикләүләр, мәсәлән, өйдән чыгу өчен пропусклар рәсмиләштерү һәм ресторан һәм кибетләрне ябу, һичшиксез, икътисадка зыян салачак. Хөкүмәттә дә карантин чаралары язга караганда халык тарафыннан тагын да тискәре кабул ителер дип куркалар.

Чыганак: Открытые медиа

Бәйле