Хәмдүнә Тимергалиеваның күптән көтелгән китабы үзеннән башка дөнья күрә [видео]

//Татар Тудей// Татар Бүген//

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның кинәт үлеме күпләрне шаккаттырды. Зур планнар белән яшәде халык артисткасы. Шуларның берсе – китап чыгару иде.

“Үземнең тормыш һәм иҗат юлым хакында автобиографик китап язам. Шактый катлаулы эш икән, кайчан әзер булачагын әле әйтә алмыйм. Үзем турында бик күп начар һәм нахак сүзләр, гайбәтләр ишетергә туры килде. Шуларга нокта куярга телим, чынбарлык кына булачак. Укучылар өчен кызыклы һәм гыйбрәтле итеп әзерләргә тырышам. Бәхетне дә күрдем, тормышның ачысын-төчесен дә җитәрлек татыдым”, – дип әйткән булган Хәмдүнә Тимергалиева Интертат сайтына биргән бер интервьюсында.

Ләкин әзер китапны кулына алырга язмады легендабызга…

Бәйле