Ришат Төхвәтуллин Ришат Фазлыйәхмәтовны көрәш мәйданына чакыра? [видео]

//Татар Тудей// Татар Бүген//

Популяр җырчылар Ришат Төхвәтуллин һәм Ришат Фазлыйәхмәтовның инстаграм сәхифәләрендә бертөрле видеоязма пәйда булды. Ике Ришат татар эстрадасының киләчәге турында фикерләшеп утыралар. Сүз арты сүз китеп, Ришат Төхвәтуллин адашын көрәш мәйданына чакыра.

Әлбәттә, монда сүз спорт ярышы турында түгел, ә моңлы көрәш, аларча әйтсәк, “батл” турында бара. Ришат Фазлыйәхмәтов исә ризалашмый, ә теләгән һәркемне “баянсыз, микрофонсыз” җыр көрәшенә чакырырга тәкъдим итә. “Рәхим итегез, “РТ”-“РФ” төркеменә каршы батлга”, – дип шаяралар егетләр.

Кызык, дәвамы булырмы, көрәшергә батырчылык итүчеләр табылырмы?

Бәйле