Гөлназ Асаеваның хәле начарайган

-- Лейла

24 сентябрь төнендә Гөлназ Асаева хастаханәгә эләккән. Җырчы 2:37 сәгатьтә палатага охшаган урыннан бер секундлы видео бастырган. «Ничек куркыныч, Ходаем!» — дип язып та куйган.

Аллага шөкер, җырчының хәле яхшырган:
— Ниһаять, мин элемтәдә, барысы да әйбәт. Хастаханә һәм минем хәлем турында сораулар бик күп. Кинәт кенә хәлем начарайганнан, Вилдан ашыгыч ярдәм чакыртты, һәм мине алып киттеләр.

Икенче көнгә ул үзенең инстаграм битендә концертта җырлавы һәм авылга туган көнгә кайтуы турында хәбәр итә.

Бәйле